Рамазан ае чаралары Коръән күргәзмәсеннән башланды

23 май 2018 ел 13:29
Рамазан ае чаралары Коръән күргәзмәсеннән башланды

16 майда – изге Рамазан аеның беренче көнендә Чаллы шәһәре  музееның күргәзмәләр залында (музей  тарихында икенче мәртәбә)  Коръән күргәзмәсе ачылды. Ул Казан Кремленең “Кол Шәриф” музее Коръән коллекциясенең уникаль өлешен, күренекле шәмаил һәм тугра остасы, Г.Тукай бүләге лауреаты Нәҗип ага Нәккашның мәшһүр  әсәрләрен, “Сабыр” ательесы теккән мөселман киемнәре үрнәкләрен, шәһәр “Хәләл-Үзәге” тәкъдим иткән  дини сувенирлар  һәм китапларны үз эченә алды. Шулай ук музей дирекциясе күргәзмә ачылу көненә шәһәр мәчетләре турында махсус стенд та әзерләде. Анда шәһәрнең 14 мәчете турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Күргәзмәне ачу тантанасында шәһәр имамнары, сәнгать әһелләре, фән эшлеклеләре, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар. Күргәзмәдәге Коръән коллекциясе белән  Казан Кремле ислам мәдәнияте музееның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Илгиз кызы  Даутова таншытырды. Ә Нәҗип ага Нәккаш үз әсәрләре эчтәлеге, аларның язылу тарихы турында сөйләде.

Шәһәр музее директоры Румил Рәүф улы Карамиев (күргәзмә аның башлангычы белән Чаллы мөхтәсибәте булышлыгында оештырылды), шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы  Хәлимов күргәзмәдә катнашучыларны җылы сәламләделәр һәм ошбу мөһим вакыйга белән чын күңелдән  котладылар. Төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли исә халыкка  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.

Рамил Мәрван улы күргәзмә белән шәһәр укучыларының да танышачагын белдерде. Чөнки ул Рамазан ае дәвамында, ягъни 15 июньгә кадәр эшләячәк.

Рәсемнәрдә: Коръән күргәзмәсен ачу тантанасыннан күренешләр.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана