Балык Бистәсе районы үзәк мәчетендә ифтар ашы үткәрелде

01 июнь 2018 ел 15:41
Балык Бистәсе районы үзәк мәчетендә ифтар ашы үткәрелде

   Бу атнада Балык Бистәсе районы үзәк мәчетендә ифтар ашы үтте. Әлеге күркәм мәҗлескә Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Төркиядән килгән коръән хафиз шәйх Али Ихсан Услу дә чакырулы иде. Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең үтемле вәгазьләре, кунакларны Рамазан бәйрәме белән котлавы, Төрек кунагының Коръән укулары һәммә мөселман күңеленә хуш килде.

      --Районыбызда 44 мәчет мәхәллә бар. Шуның 38ендә өлкән буын имамлык итә. Рухы нык булып, ураза кебек изге сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек. Рамазан аенда авыз ачтырулар һәр мәхәлләдә диярлек үткәрелә. Ифтар ашларын илбашлары белән бергәлектә уздыру ислам динен хөрмәтләү дә, Рамазан аеның бөеклеген дә аңлата. Районыбызда үткәрелгән ифтар ашының район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов башлангычында үткәрелүе дә гаять саваплы гамәл. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә эшләрен уң итсен, илләргә тынычлык бирсен,--диде район мөхтәсибе Рамазан Хисаметдинов.

100 кешегә исәпләнгән аш-сулы табын артында вәгазьләр белән беррәттән, ифтар ашлары уздыру дәвамлы булсын дигән теләкләр дә әйтелде. Ахырда Мамадыш имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Таҗетдинов дога кылды, җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана