25 еллык мәхәллә

07 июнь 2018 ел 11:13
25 еллык мәхәллә

6 июнь көнне Буа районы Бикмураз авылы мәчетендә зур тантана булып үтте. Ул авыл мәхәлләсенә 25 ел тулуга багышланган иде.

Килгән кунаклар арасында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Төркия мәмләкәтеннән килгән Мәсгут әфәнде, Бикмураз авылы жирле үзидәрәсе Галиуллин Илдус Исмәгыйль улы һәм ерак араларны якын итеп кайтучы авыл халкы катнашты.

Мәҗлесне хәзерге авыл имамы Әсадуллин Илдус хәзрәт башлап җибәрде. Ул кыскача мәчет тарихын сөйләп үтте, ахыргы елларда эшләнгән эшләр белән тыныштырды. Имам-мөхтәсиб исә үзенең чыгышында авыл халкына мөрәҗәгать итеп, авылның төп нигезләрен онытмаска, авылга кайткалап искә төшереп торырга һәм мәчеткә дә хәлдән килгәнчә булышып торырга киңәш итте. Буа мөхтәсибәте исеменнән Илмир хәзрәт мәчеткә бүләк тапшырды.

Шулай ук Илдус хәзрәт авылда мәчет эшләп килгән дәвердән алып, хәзерге көнгәчә, мәчеткә ярдәм итүчеләргә мәчет исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Халык мәчет янындагы шатерда әзерләнгән мул ифтар табыны артында сыйланып утырды, Бикмураз авылы мәчетендә тарихында беренче тапкыр Төркия мәмләкәтеннән килгән Мәсгут әфәнде тәравих намазын укып, догалар кылып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана