Актанышта имамнар җыелышы узды

14 август 2018 ел 17:18
Актанышта имамнар җыелышы узды

Бүген 14 август көнне Актанышның Җәмигъ мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы узды.

Җыелышта район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин үткән эшләргә нәтиҗә ясап, алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды. Шулай ук, имамнар көнүзәк мәсьәләләрне хәл иттеләр, алга планнар билгеләделәр. 2018 елның 21 августында бөтендөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Җыелышта бу хакта сораулар бирелеп, аларга җаваплар да алынды.

Чара ахырында барлык имамнарга да “Шура” журналының 21 нче  саны таратылды. Имамнар җыелышы киләсе айларда да үтәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана