"Намаз саен күз яшьләре белән хаҗга баруны сорадым һәм Раббым мине ишетте"

15 август 2018 ел 11:14
"Намаз саен күз яшьләре белән хаҗга баруны сорадым һәм Раббым мине ишетте"

Буа районы Түбән Наратбашы авылыннан Дамир ага Таҗетдинов соңгы 1-2 елда һәр намаз саен Аллаһы Тәгаләдән "Хәерле хаҗ гамәлләрен кылырга насыйп итсәң иде,  Раббым!" дип сорый торган булган. Изге теләкләр кабул була. Буа шәһәренең 1 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан, хәзер лаеклы ялда булган Дамир абыйның хыялы чынга ашып, быел хаҗ кылырга насыйп булган. 

Татарстан мөфтияте үткәргән "Минем халкым. Минем динем" дигән бәйгедә җиңеп, хаҗга юллама белән бүләкләнә ул.

“Бу әйтеп бетергесез зур бүләк. Шундый бүләк ясаганы өчен беренче Аллаһы Тәгаләгә, президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, мөфти Камил Сәмигуллинга,  бәйгене оештыручыларга олуг рәхмәтләремне әйтәсем килә. Мин фәкыйрегезне шатландырган өчен Аллаһы Тәгалә Сезне зурласын иде”, – дип сөенә  Дамир абый.

“Аллаһы да бит "Сорагыз,  сораганнарга бирәм" дигән. Мин ихластан күз яшьләре аша сорый идем, - дип уртаклаша булачак хаҗи. -  Шунысын да истән чыгармаска кирәк,  Аллаһының кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга кирәк. Ул сине ишетә, әҗерен дә бирә”, - ди Дамир ага.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана