Буада яшь мөслимәләр курслары узды

22 август 2018 ел 13:28
Буада яшь мөслимәләр курслары узды

Буа шәһәрендә 1 августан алып 20нә кадәр мөселман кызлары өчен дини курслар үткәрелде. Быел ул беренче мәртәбә мәдрәсәдә яшәү мөмкинчелеге белән оештырылды. Яшь чикләве 7-15кә кадәр иде. Буадан, Казаннан һәм төрле районнардан (Апас, Баулы, Ульян, Биектау, Питрәч һ. б.) теләк белдереп, 62 бала дини гыйлем алу белән беррәттән җәйге каникул вакытын күңелле һәм файдалы үткәрде. Мәдрәсәдә алар өчен 15 кеше алны-ялны белми тырышып хезмәт итте. Эшләрен бик җаваплы башкарганнары өчен, Аллаһның рәхмәте белән курслар тыныч, матур үтте. Балаларның иртәсе көн дә зарядкадан башланып, иртәнге аштан соң дәресләр белән дәвам итте. Өйлә намазын укыгач, төшке аштан соң, телефоннан өйдәгеләрнең хәлен белешкәч, төрле экскурсияләр (музей, ипподром, бассейн, парк), түгәрәкләр (бәйләү, гарәпчә матур язу) үткәрелде. Полдниктан соң яңадан дәрес, икенде уку, уеннар (квест, күңелле старт, ярышулар һ.б.) оештырылды. Кичке аштан соң төрле мастер-класслар (үз кулың белән сабын, шәм ясау; кондитер осталыгын булдыру), мөселман кинолары, мультфильмнар карау белән аралаштырылды. Ястү уку белән кызлар йокларга ятты, чөнки иртәнге намазны йоклап калу һич ярамый иде. Шушы режим белән санаулы көннәр үтеп тә китте. Саубуллашу вакыты җиткәч, кызларыбыз бик моңсуланды, тәмле пешереп ашату, вакытларын күңелле итеп оештыру, истәлекле бүләкләр, мактау кәгазьләре өчен үзләре дә, ата-аналары да зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Киләсе елга яңадан очрашырбыз дип сүз куештылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана