Буа районы авылларында корбан ашлары башланып китте

21 август 2018 ел 14:18
Буа районы авылларында корбан ашлары башланып китте

21 август көнне өйлә намазыннан соң Бикмураз мәчете бинасы янында авыл халкы мәхәллә картлары белән корбан ашы уздырды.

Мәҗлесне авыл имамы Әсадуллин Илдус хәзрәт башлап җибәрде. Ул авыл халкын корбан гаете белән котлады, мәҗлескә ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде, алга таба үткәреләчәк чаралар белән таныштырды. Яңа төзелеп килә торган мәчет мәхәлләсе әһеле Зөфәр Фатих улы үз чыгышында Бикмуразлыларны бәйрәм белән котлады, мөхтәсиб Илмир хәзрәт исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. “Авылыгызда шундый мәчет бар, кадерен генә белеп яшәгез”, – диде ул. Авыл халкы ихластан үзләренең рәхмәт сүзләрен авыл имамы Илдус хәзрәткә җиткерделәр. Табын артында изге Коръән укылды, догалар кылынды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана