25 еллык мәхәллә юбилеен уздырды

27 август 2018 ел 16:55
25 еллык мәхәллә юбилеен уздырды

26 август көнне Буа районы Түбән Наратбаш авылы мәчетендә зур  тантана булып үтте. Ул авыл мәхәлләсенә 25 ел тулуга багышланган иде.

Килгән кунаклар арасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, авыл имамы Фәнис хәзрәт Гайнатуллин, Түбән Наратбаш җирле үзидәрәсе башлыгы Галиуллин Илдус Исмагыйль улы, мәчет төзелгән дәвердә район башлыгы булып торган Хәйруллов Әбделхәй Нәбиулла улы, авыл абыстае, мөгәллимә Сәлахова Гөлгенә, мәхәлләгә йөрүче мәчет картлары, авылга кайткан кунаклар  катнашты.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында авыл ир-атларына җомга намазына йөрергә кирәклеге турында төпле вәгазь җиткерде.

“Камилә” мәчете имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт Шиһапов Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов исеменән чын күңелдән тәбрик итте, мәхәлләгә уңышлар теләп, рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл абыстае Гөлгенә Сәлахова кыскача гына мәчет тарихын сөйләп үтте, ахыргы елларда эшләнгән эшләр белән тыныштырды. 1993 елның 11 сентябрендә “Байрак” газетасында Гыйбадуллина Миләүшә  тарафыннан язылган Түбән Наратбаш авылы турындагы язманы укып үтте.

Буа мәдрәсәсендә “Минем мәчетем” дигән бәйгедә  беренче һәм икенче урыннар алучы Шәрәфетдинова Зөлфия, Галиуллина Гөлназ,  мәчет шәкертләре үзләренең мәчет тарихын язган эшләре белән таныштырып үттеләр.

Фәнис хәзрәт Гайнатуллин авылда мәчет эшләп килгән дәвердән алып хәзерге көнгәчә мәчеткә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Хайруллин Рәшит, Нәҗметдинов Рамил тарафыннан корбаннар чалынды, мәхәллә халкы әзерләнгән мул табын артында сөйләшүләрен  дәвам иттеләр.

Мәҗлес Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тарафыннан өйлә намазын укытып, догалар кылдыруы белән тәмамланды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана