Югары Осланда Корбан бәйрәменә багышланган чаралар узды

29 август 2018 ел 10:50
Югары Осланда Корбан бәйрәменә багышланган чаралар узды

26 август көнне Югары Ослан районының район үзәгендә район администрациясе һәм мөхтәсибәт Корбан бәйрәменә багышланган аш мәҗлесе үткәрде. Бу чаралар Коръән аятьләрен уку белән башланды. Килүче кунакларны Югары Ослан администрациясе җитәкчесе Марат Зиатдинов бәйрәм белән котлады. Кичәдә районның имам-мөхтасибе Гали хәзрәт Җиһаншин үзенең чыгышында Корбан бәйрәмен үткәрү тарихы, корбан чалуның фазыйләтләре, ислам динен үтәү бары тик тормышны җиңеләйтүе турында сөйләде. 27 август көнне әлеге чаралар нәни балалар өчен районның Моркваш авылы мәчетендә оештырылды. Балалар бик теләп Корбан бәйрәменә багышланган викторинада катнаштылар, спорт уеннарында чыгыш ясадылар, барысына да бүләкләр тапшырылды, намаз һәм төшке Корбан ашы белән төгәлләнде. 28 август көнне Корбан бәйрәменә багышланган чаралар Югары Ослан инвалидлар һәм картлар йортында яшәүчеләр өчен оештырылды. Бу чаралар үзәк мәчетнең "Бәйрәмебез мөбарәк булсын" шатерында үткәрелде. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Тәнзилә Васильева оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана