Бөгелмәдә балаларны “Зәм-зәм” суы белән сыйладылар

05 сентябрь 2018 ел 11:52
Бөгелмәдә балаларны “Зәм-зәм” суы белән сыйладылар

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов “Фатиха” иртә үсеш төркемендә булды. Ул биредә сабыйларны быел үзе хаҗдан алып кайткан зәм-зәм суы белән сыйлады. Хәзрәт әлеге изге чыганакның барлыкка килүенең кызыклы тарихын сөйләде. Балалар су эчеп дога кылдылар. Әлеге төркем үз эшчәнлеген 2018 елның 3 сентябрендә башлап җибәргәнлеген истә тотарга кирәк. Көн саен 8.00-12.00 сәгатьләрдә балалар белән дипломлы белгечләр шөгыльләнә. Математика, грамматика, ислам нигезләре укытыла, кәгазь кисү, кәгазьдән сурәт эшләү, рәсем ясау белән шөгыльләнәләр. Төркемнең төп үзенчәлеге булып – балаларның Коръән-Кәрим аятьләрен ятлаулары тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана