Чистай мөхтәсибәтендә җыелыш уздырылды

06 сентябрь 2018 ел 11:01
Чистай мөхтәсибәтендә җыелыш уздырылды

Кичә  Чистай мөхтәсибәтендә җыелыш уздырылды. Бу – район имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов хаҗдан кайтканнан соң үткәрелә торган беренче җыелыш. Анда Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары  Михаил Ксенофонтов та катнашты.

Имам-мөхтәсиб хаҗда булуга карамастан, мөхтәсибәт үзенең эшчәнлеген туктатмаган. Төрле чаралар, очрашулар уздырылган, ислам үзәгендә исә өч бүлмәне төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта калган бүлмәләрне тәртипкә салу дәвам итә.

Җыелышта мөхтәсибәт бүлекчәләре җитәкчеләре башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәте «Экстремизга – юк!» ункөнлеге кысаларында велойөреш һәм «Аеклык көне» оештырачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана