Спартакиада

17 сентябрь 2018 ел 09:37
Спартакиада

Бүген Аксубай районында “Экстремизмга юк” айлыгы кысаларында укучы балалар арасында спартакиада узды. Спартакиада ТР МДН көньяк өлеше казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хазрәт Зөфәров, мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Равил хазрәт Камалетдинов, МБУ ДО “ДЮСШ”, Аксубай районнары мәктәпләре тарафыннан оештырылды. Спартакиаданың төп хөкемдары һәм алып баручысы Хисматов Н.И. Уеннарны Бикушев Р.Х, Альметкин В.В, Кожеманов В.И, Шигапов З.З алып бардылар. Аларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Спартакиадада 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында җиңел атлетика, армспорт, канат тарту, гирь күтәрү буенча ярыштылар. Ярыш Равил хазрәт Зөфәров тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде, шуңа бу чара районда милләтара дуслыкка сәбәб булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана