Хаҗилар белән очрашу

21 сентябрь 2018 ел 09:33
Хаҗилар белән очрашу

Балык бистәсе районының Чыршылы Елга авылында хаҗилар белән очрашу кичәсе булып узды. 2018 елда хаҗ кылучылар изге сәфәр гамәлләре белән уртаклаштылар. Кичәдә район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт, хаҗ сәфәрендә табиб вазифасын башкарып йөрүче Госман Гомәр улы катнашты. Тәэсирле вәгазьләрдән соң Чыршылы Елга авылы халкы хаҗиларга рәхмәтләрен белгертеп, киләчәктә дә шундый очрашуларның дәвамлы булуын теләп, зәм-зәм суларын эчеп, догалар кылып  таралыштылар. Быел Балык бистәсе районыннан "ДУМ РТ Хадж" туроператоры белән 13 кеше хаҗ кылу бәхетенә иреште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана