Чыршылы елга авылында Гашура бәйрәме

21 сентябрь 2018 ел 09:37
Чыршылы елга авылында Гашура бәйрәме

Балык бистәсе районының Чыршылы елга авылы мәчетендә Гашура көненә багышланган мәҗлес булып узды. Икенде намазыннан соң район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Әюб галәйһиссәламнең тормыш юлын сөйләде, Биектау авылы абыстае Әлфия ханым Гашура көненең фазыйләтләрен аңлатты, Чыршылы елга авылы абыстае Фәүзия ханым мөнәҗәтләр башкарды. Ахшам намазы укылгач авыз ачып, бәйрәм табын артында дәвам итте. Рамазан хәзрәт авыл халкының биргән сорауларына җавап бирде. Кичә Коръән аятләре укылып, дога белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана