Кайбыч авылында өлкәннәр җыелышы

02 октябрь 2018 ел 10:35
Кайбыч авылында өлкәннәр җыелышы

1 нче октябрь көнне Кайбыч  авылы мәдәнияте йортында Өлкәннәр көненә багышланган бик матур кичә булып үтте.   Җыелышта  “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Буа шәһәрендә яңа төзелеп килә торган мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин  катнашты.

Фәһим хәзрәт Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның тәбрик сүзләрен җиткергәннән соң вәгазь сөйләде. Ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын азсызыклап үтте. Өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде.

Мәҗлестә авылның абруйлы остазбикәсе Равия абыстай мөнәҗәтләр көйләде.

Мәҗлес мул табын артында дәвам итте. Тәкбирләр әйтеп, табындагылар корбан ашыннан авыз иттеләр. Шундый матур мәҗлесне оештыручыларга,  авыл имамы Назыйм хәзрәткә Буа районы мөхтәсибәте исеменнән олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана