Кайбыч районы имамнары җыелышы узды

03 октябрь 2018 ел 14:01
Кайбыч районы имамнары җыелышы узды

2 октябрь көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә район имам-хатыйблары җыелышы узды. Аның көн тәртибендә мәчет каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеген башлап җибәрү иде мәсьәләсе каралды. Быел якшәмбе мәктәпләре үзләренең эшчәнлекләрен октябрь аеның урталарында башлап җибәрәчәкләр. Югары Кошман мәхәлләсендә дәресләр 15 сентябрьдә үк башланды. Шулай ук халыктан гошер сәдәкасын җыю мәсъәләсе дә күтәрелде, быел Кайбыч районы халкы һәм имамнар ярдәмендә мәчетләргә 200 капчыктан артык бәрәңге җыелды. Җыелган уңыш Казан мөселман уку йортларына җибәреләчәк. Җыелыш ахырында имамнар дәүләт оешмаларына хисапларын да бирделәр. Җыелышның ахырында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин имамнарга мәчетләрнең җирләрен һәм биналарын төркәү эшләрендә башкарган тырышлыклары өчен рәхмәтләрен белдерде. Кайбыч мөхтәсибәте район җитәкчеләренә һәм район халкына теркәү эшәрендә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтләрен белдерә. Кайбыч районында барлык мәчетләрнең җирләре дә, биналары да дәүләт теркәве аша узды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана