Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә “Мөселман кызы” клубы үз эшен башлап җибәрде

22 октябрь 2018 ел 11:17
Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә “Мөселман кызы” клубы үз эшен башлап җибәрде

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә “Мөселман кызы” дип исемләнгән яңа клуб үз эшен башлап җибәрде.

Беренче дәрескә кызлар бик күп килгән иде. Бу - ата-аналарның балаларына дини тәрбия бирүгә бик җитди һәм җаваплы каравын күрсәтә торган дәлил.

Кече яшьтә булуларына карамастан, кызлар Ислам турындагы вәгазьне дикъкать белән тыңлады. Очрашу уен, сорау-җавап рәвешендә бик кызыклы узды. Ислам нигезләре һәм Коръән өйрәнү дәресләреннән соң, төрле кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Үзара якыннанрак танышсын, ныграк дуслашсыннар өчен дәресләр арасында балаларга бер-берсе белән аралашу, уйнау өчен дә вакыт бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана