Балык Бистәсе абыстайларына шаһәдәтнамәләр тапшырылды

26 октябрь 2018 ел 13:11
Балык Бистәсе абыстайларына шаһәдәтнамәләр тапшырылды

Кичә Балык Бистәсе районы Үзәк мәчетендә абыстайлар җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, ислам дине вәгазь-нәсихәтләре белән танылган Сәидә абыстай Аппакова һәм башкалар катнашты.

Очрашу Коръән аятьләре укудан башланып китте.

Район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов район үзәгендә, авылларда эшләп килгән мәчет-мәдрәсәләрнең торышы белән таныштырды. Гошер тапшырган мөселман кардәшләребезнең елдан-ел арта баруына сөенечен белдереп, кылган изге гамәлләренә ихлас рәхмәтен җиткерде.

«Онытмыйк, барлык игелекләребез өчен Раббыбызның рәхим-шәфкатенә ирешербез. Бүген дистәләгән мөгаллимәләребез шәкертләргә дин сабаклары бирә, аларның күңеленә шәфкать-миһербанлылык чаткылары сала икән, бу – үзе үк игелекле гамәл. Район башлыгының эшебез белән даими кызыксынуы, ярдәм итәргә әзер торуы да безгәэтәргеч бирә », – диде ул. 

Район хакимияте башлыгы Илдар Таҗетдинов та, Казан кунаклары Нурия Һашимова белән Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә чыгышларында бүген гыйлем алырга теләгән һәркемгә мөмкинлекләрнең зур булуын ассызыклап үтте. 

Чара кысаларында мәчетләр каршындагы курсларда дини белем бирүче мөгаллимә-абыстайларга шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы уздырылды. Аларга шулай ук район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Очрашу ахырында Сәидә абыстай Аппакова дингә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана