Килдураз авылында Мәүлид кичәсе

22 ноябрь 2018 ел 14:08
Килдураз авылында Мәүлид кичәсе

20 ноябрьдә Буа районы Килдураз авылы мәчетендә Мәүлид мәҗлесе узды. Кичәдә "Хаҗилар" мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, яңа төзелеп килә торган мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, авыл имам-хатыйбы Кадим хәзрәт Мөбарәкшин, авыл советы җитәкчесе Зөлфәт Әхәтов һәм авыл халкы катнашты.

Кадим хәзрәт мәҗлесне вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур йогынты ясаганы турында сөйләде. Шамил хәзрәт бөтен авылдашларын Мәүлид ае белән тәбрик итте, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәр үрнәген үзебездә булдырып яшәргә кирәклеген аңлатты, Буада яңа төзелеп килә торган мәчеткә үзләренең өлешләрен керткәннәргә рәхмәтен җиткерде. Мәүлид кичәсе мул табын артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана