Чистайның "Әнәс" мәчетендә Мәүлид узды

23 ноябрь 2018 ел 10:28
Чистайның "Әнәс" мәчетендә Мәүлид узды

Кичә, 22 ноябрьдә, Чистайның “Әнәс” мәчетендә Мәүлид кичәсе уздырылды. Чарага бик күп халык җыелды. Анда аксакаллар, имамнар, яшьләр катнашты. Мәүлид кичәсе тәбрик сүзләре белән башланды. Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбубәкер хәзрәт Азизов котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Кичәнең беренче өлешендә  вәгазьләр  сөйләнде, аксакаллар төркеме татар телендә мөнәҗәтләр укыды, халык белән бергә салаватлар әйтелде, догалар кылынды.

Шуннан соң чара мул табыннар артында Мәүлид ашы рәвешендә дәвам итте. Мәчетне төзүче меценат Тәлгат Әхмәтҗанов җыелган барлык халыкны Мәүлид бәйрәме белән котлады. Ул Чистай мәчетләрендә барлык хәзрәтләрнең дә халык белән бик матур эш алып барулары,  аларның эшләре турында Казан шәһәрендә дә ишетелеп торуы турында шатланып сөйләде һәм рәхмәт сүзләре әйтте.

Кичәдә Азизов Риваҗетдин гарәп телендә мөнәҗәтләр укыды. Ул октябрь аенда Казан шәһәрендә нәшидләр конкурсында катнашып беренче урын яулаган иде. Шуңа күрә аның башкаруында мөнәҗәтләр тыңлау аеруча дулкынландырды.  Яшьләргә дә сүз бирелде. 

Шулай итеп, “Энәс” мәчетендә уздырылган Мәүлид  кичәсе искиткеч бай эчтәлекле булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана