Буа мәдрәсәсендә Мәүлед бәйрәме

26 ноябрь 2018 ел 16:57
Буа мәдрәсәсендә Мәүлед бәйрәме
        25 ноябрь көнне Буа мәдрәсәсендә Мәүлед бәйрәме булып узды. Мәдрәсәне хөрмәт итеп, бик күп мөэмин дин –кардәшләребез Буа, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Чүпрәле районнарыннан кунак булып  килгән иде. Мәҗлес Пәйгамбәребезнең туу турында кыскача видеоролик белән башланып китте.
       Җыелышта  Буа районы  имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов,  төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, көтеп алган кунагыбыз Казан шәһәре Шамил мәчетенең имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов катнаштылар.
        Коръән укыганнан соң сүзне мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов алды. Ул Мәүлед бәйрәме белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.
       Бәйрәмдә мәктәптә укый торган кызлар - мәдрәсә шәкертләре, шигыйрьләр сөйләп, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мөгаллимнәр үзләренең Мәүлед бәйрәменә багышланган теләкләрен җиткерделәр.
      Мәхмүт хәзрәт үзенең үтемле вәгазен сөйләп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең сөннәтләрен үтәп, аңа куп салаватлар әйтеп яшәргә өндәде. Әниләр бәйрәмнәре белән котлап үтте.
   Ахырда Мәхмүт хәзрәт тарафыннан Коръән укылды, салават әйтелде, догалар кылынды. Мәҗлес мул табын артында дәвам итте.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана