Каргалы авылында Мәүлид кичәсе узды

28 ноябрь 2018 ел 12:57
Каргалы авылында Мәүлид кичәсе узды

26 ноябрь көнне Чистай районы Каргалы авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе уздырылды. Әлеге кичәнең программасын Чистайдан килеп укытып йөрүче Рәйсә апа җитәкләгән балалар һәм хатын-кызлар төркемнәре әзерләде. Кичәдә шулай ук Чистайдан аксакаллар төркеме дә катнашты.

Мәчет каршында укуны октябрь аеннан гына башласалар да, хатын-кызлар һәм балалар күп нәрсәгә өйрәнгән булып чыктылыр.

Мәүлид кичәсендә бик матур вәгазьләр сөйләнде, салаватлар укылды, догалар кылынды, мөнәҗәтләр тыңланды.

Кичә бик матур узды, бай эчтәлекле һәм файдалы итеп оештырылган иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана