Буа мөхтәсибе - Яңа Тинчәле авылында

17 декабрь 2018 ел 12:28
Буа мөхтәсибе - Яңа Тинчәле авылында

Мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов 10 декабрь көнне Яңа Тинчәле авылы мәчетендә вәгазь мәҗлесендә катнашты. Хәзрәт авыл халкы, мәктәп балалары белән очрашты.

Илмир хәзрәт нәсыйхәтендә дин мәсьәләренә тукталды: исламда гаилә, туганнар, күршеләр хакында аңлатты, дөньяда яшәгәндә ислам динен тормышта кулланып яшәргә кирәклегенә дәлилләр китерде.

Шундый матур мәҗлесне оештыручы мәчет картларына, аеруча мәчет имамы Илдар хәзрәт Шәрифҗановка Буа мөхтәсибәте исеменнән зур рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана