Буа имам-мөхтәсибе Кайбыч районында

17 декабрь 2018 ел 12:40
Буа имам-мөхтәсибе Кайбыч районында

13 декабрь көнне Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Кайбыч районы мәдәният сараенда үткәрелгән вәгазь кичәсендә катнашты. Анда район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы һәм Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Чараны районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятулин башлап җибәрде. Аннан Илмир хәзрәт Коръән сүрәләре  укып, кичәгә тагын да нур өстәде. Җәлил хәзрәт кайбычлыларга үзенең төпле, үтемле вәгазе белән ислам диненең байлыгын аңлатты. Альберт Илгизәр улы Җәлил хәзрәткә шундый тирән эчтәлекле вәгазе өчен үзенең рәхмәтләрен белдерде.

Илмир хәзрәт Дамир хәзрәтне Буа мәдрәсәсе исеменнән гошер сәдәкаларын мәдрәсәгә тапшырган өчен, үзенең рәхмәтләрен җиткереп, мәдрәсә исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләде. Дамир хәзрәт үзенең рәхмәтләрен әйтеп, Кайбыч халкыннан Буа мәдрәсәсе янында төзелеп килүче яңа бинага төзелеш өчен матди ярдәм тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана