Чистайда Мәүлид уздырдылар

19 декабрь 2018 ел 10:18
Чистайда Мәүлид уздырдылар

Менә инде ничә еллардан бирле бик матур бер гадәти күренешкә әйләнгән, көтеп алган Мәүлет бәйрәменә багышлап уздырган “Язмыш серләре” исемле театрлаштырылган шоу , нихаять, сәхнәдә үзенең тамашачыларын җыйды. 

 Мәүлет ае- ул бөек пәйгамбәр – Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) нең туган ае. Аллах Тәгаләнең рәсүлләре арасында Мөхәммәт аерым урын алып тора. Аны Аллах Тәгалә, барлык йолдызлардан да яктырак янган йолдыз кебек, башка пәйгамбәрләр арасыннан югарырак күтәрде.Уйлап карасаң, Аллах Тәгалә үзенең иң яхшы һәм иң яраткан коллары арасыннан бердәнберен сайлап алып, аңа пәйгамбәрлек сыйфатлары биреп, аның аша Изге Корьән Китабын иңдергән.Бар галәмне тәрбия кылучы Аллах Тәгаләнең рәхмәте буларак җибәрелгән шушы гаҗәеп кешегә багышлап уздырган чараны карарга килгән тамашачылар белән Чистай мәдәният йортының залы һәм балконы шыгрым тулы. 

 Тамашачылар арасында чакырылган кунаклар да бар: 

1.Татарстан Республикасы Диния Нәзәрәтенең рәисе урынбасары Җәләлетдинов Мансур хәзрәт 

2.Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Ксенофонтов Михаил Иванович. 

Мөхтәсипләр: 

1.Аксубай муниципаль районы мөхтәсибе- Зөфәрев Равил хәзрәт 

2.Алексеевск муниципаль районы мөхтәсибе- Вальщиков Рөстәм хәзрәт 

3.Әлки муниципаль районы мөхтәсибе- Сәләхиев Ирек хәзрәт 

4.Спас муниципаль районы мөхтәсибе- Минсагиров Фәрхат хәзрәт 

5.Кукмара муниципаль районы мөхтәсибе – Тимергалиев Рәдиф хәзрәт 

 Тамаша Әбүбәкер хәзрәтнең корьән сүрәләрен укуы белән башланып китте. Атасыз-анасыз калган бала язмышы турындагы мөнәҗәт тә Госман Мазгутович укуында бик урынлы яңгырады.Әйтерсең лә ул алдагы куелачак спектакльдәге төп геройның тормыш юлларына,язмышына ишарә ясый иде. Ә инде Чистай мөхтәсибәте аксакаллары башкаруында салаватлар әйтү булачак тамашага аерым тантаналылык өстәде. 

 Пәрдә ачыла.Тамашачылар алдында “Язмыш серләре” исемле телевизион тапшыруда алып баручы “Ел иганәчесе “ премиясе иясе Артур Рөстәм улы белән әңгәмә алып бара.Артур әфәнде тамашачыларга үзенең тормыш тарихын сөйли , башыннан узган вакыйгалар, сикәлтәле юллар узуын башкаларга бер сабак булсын эчен аңлатуын әйтә. Геройның һәр тормыш этабы сәхнәләштерелеп барыла.Ул үзенең кечкенә вакытларын, әнисенең аның тормышындагы әһәмиятен, гыйлемгә, белемгә кызыксыну уятудагы урынын, мәктәп елларын, әнисе үлгәч, Роза исемле бер апаларда яшәүләрен искә ала.Тора-бара ул тормышындагы берсе артыннан берсе чыгып кына торган кыенлыклар турында да сөйли.Ул аларны тормыш сынаулары дип атый.Бөтен авырлыкларны җинәргә көч табып, күп югалтуларга да карамастан алга карап яши алган Артур әфәнде чын мәгьнәсендә үзен җәмгыяткә кирәкле итеп бары кешеләргә хезмәт итүендә, башкаларга файда китерә алуында гына күрә. Ул бик күп төрле социаль проектлар авторы, Картлар йортлары, балалар йортлары белән тыгыз элемтә итеп яши, мохтаҗларның күп проблемаларын чишәргә ярдәм итә.Атасыз калган балалар өчен мәчет каршында ир-ат тәрбиясе бирүгә корылган “Мужская лаборатория” оештырырга булыша.Шулай итеп, тамашачылар алдыннан төп геройның бар тормышы да узып китә. 

 Менә Артур әфәнденең соңгы монологы. Уңыш бәясе! Нәрсә ул? Ул нидән тора? Ул очраклы хәлме? Әллә кешенең бертуктаусыз көрәше нәтиҗәсеме?Һичшиксез, Артур әфәнде фикеренчә, язмыш- ул очраклы хәл түгел, ә сайлау эше.Унышларның бәясе, ди ул, тормыштагы авырлыкларда, тормыш сынауларында югалып калмау, ә шул авырлыкларга дөрес мөнәсәбәт булдыруыңда, бернигә дә карамый, яңадан күтәрелеп, алга таба хәрәкәт итүеңдә,башка кешеләргә кылган изелегеңнән тәм табып яшәүдә. 

 Ә синең өчен уңышларның бәясе нәрсәдә, дип тамашачы алдында да зур сорау куя төп герой. 

 Пәрдә ябыла.Ә тамашачы алдында тирән мәгьнәле тормыш соравы куелган. 

 Спектакльдәге сюжет линиясе кыскача гына әнә шундый.Сәхнәләштерү артистларның төрле рольләрдә уйнаулары белән видеороликлар карау техник чараларның бүгенге көн дәрәҗәсендәге барлык казанышлары белән бергә үрелеп барды.Тамашачылар баштан-аяк сәхнә әсәре эченә кереп чумдылар, геройлар белән бергә сәгать ярым буе күз яшьләренә дә чыландылар, яндылар да, көйделәр дә, шатлыклы дулкынланулар да кичерделәр.Сәхнәдә нәкь чын артистлар диярсең! Ә бит рольләрнең күбесендә шәһәребезнең мөселман яшьләре ! Тик чын артистлардан аермалы буларак, алар бу рольләрне уйнамадылар, алар бу рольләрдә яшәделәр! Бу сәхнәләштерелгән әсәрнең сценариен алар башта бергә утырып яздылар. Сценарийның күп өлешен алар үзләренең эшләгән эшләре буенча яздылар. Әлеге мөселман яшьләре шулай ук күп кенә социаль проектларны тормышка ашыручылар, картлар йортлары, балалар йортлары белән тыгыз бәйләнеп эшләүчеләр, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар да. Нәкь сәхнәдәгечә, мәчет каршында ачылган «Мужская лаборатория» берничә елдан бирле атасыз калган малайларга ир-ат тәрбиясе бирә, ир-ат һөнәрләренә өйрәтә. 

 Сәхнә әсәрендә куелган күп кенә сорауларга ап-ачык мисал болар барысы да. Үз тормышларыннан алынган, үз хезмәтләреннән алынган дәлилләр болар. 

 Ә яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләренә, тормыш позицияләренә карап бары тик сокланырга, горурланырга гына кала.Бердәм, тормышка җитди карашлы, шул ук вакытта яшьләргә генә хас күңеллелек, бер-берләренә игьтирамлылык һәм игьтибарлылык, кирәк урында өстенлек куя белү, олыларга хөрмәт белән карау- коллективның иң матур сыйфатлары. 

 Сәхнәдә куелган әсәр әле тагын бер бик мөһим мәсьәләне - туган телгә булган мәхәббәтне , ихтыяҗны күрсәтә белүгә ярдәм итә. Әйе, татар телендәге телевизион тапшыруларны, сәхнә әсәрләрен караучылар, кызганычка каршы,ел саен артып бармый. Саф татар кешеләре дә, бигрәк тә яшьләр, рус телендә сөйләшүне кулай күрәләр. Ә менә татар телендә сәхнә әсәре кую , бер яктан, телебезне үстерү, саклап калуга ярдәм итсә, икенче яктан, шул ук яшьләребездә бу эшнең никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнен, аны киләсе буынга кадәр җиткерүнең никадәр җаваплы эш икәнен аңлатуга хезмәт итә. 

 Шулай итеп, “Язмыш серләре” исемле театраштырылган шоу тамашачылар алдында үзенең иң төп максатларына иреште дип әйтергә була.Беренчедән, ул бүенге көн тамашачысына динебезне алга сөрүне күрсәтү, аның нигезендә алган тәрбиянең кеше тормышында тотрыклы булуына ышандыру булса, икенчедән, туган телебезне үстерү, саклау, яклау һәм яшь буынга да җиткерү тора. 

 Ә яшьләргә бары иҗади уңышлар гына телисе килә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана