Кукмара мөхтәсибәте 2018 елга йомгак ясады

26 декабрь 2018 ел 09:02
Кукмара мөхтәсибәте 2018 елга йомгак ясады

25 декабрь көнне Кукмараның Үзәк мәчетендә Кукмара мөхтәсибәтенең йомгаклау җыелышы булып узды. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Ришат улы Нургалиев, шулай ук районның прокуроры Ришат Наил улы Шакиров, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, шәрәфле мөхтәсиб Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашты. Әлеге җыелышта 2018 елга нәтиҗәләр ясалды, шушы елда үзләренең юбилейларын билгеләп үткән хәзрәт һәм абыстайларга бүләкләр бирелде, һәрбер авыл мәхәлләсеннән актив эш алып барган (мәзин, активист, спонсор) берәр вәкилгә рәхмәт хаты тапшырылды. Җыелыш Коръән укып, дога кылып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана