Түбән Камада хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды

17 гыйнвар 2019 ел 17:06
Түбән Камада хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Бүген, 17 гыйнварда, Түбән Кама Үзәк мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Анда катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: беренче төркемгә  - 3 ел белем алучылар, икенче төркемгә  -  6 ел һәм өченче төркемгә 6 елдан артык белем алучылар кертелде.

Бәйгедә катнашу өчен төрле яшьтәге 38 хатын-кыз гариза тапшырган. Түбән Камада мондый конкурслар даими рәвештә үткәрелә. Хөкемдарлар составында гарәп теле һәм Коръән укырга өйрәтү мөгаллимәләре бар иде.  Миләүшә Латыйпова, Гөлсинә Галимова һәм Асия Корбиева үз номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.

Коръән уку бәйгесе бирегә килгән һәркемнең күңелендә тирән кичерешләр калдырды, күпләренең күзләре яшь бөртекләренә чыланды.  Ә җиңүчеләргә исә Мәккәдән кайтартылган изге зәмзәм суын бүләк иттеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана