Алабуга  мөслимәләре әбиләре рухына дога кылды

21 гыйнвар 2019 ел 09:43
Алабуга  мөслимәләре әбиләре рухына дога кылды

Алабуга шәһәренең “Җәмигъ” мәчетендә 80ләп мөслимә бергәләшеп “Әбием сандыгы” исемле кичә уздырды. Очрашуны Үзәк мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөрүче ханымнар, әбиләр оештырган. Халкыбыз элек-электән чиккән, тукыган сөлгеләре, эскәтерләре, тастымаллары, намазлыклары белән дан казанган. Ә калфаклары һәм кәләпүшләре ни тора! Калфак – татар кызының иң нәфис, матур баш киеме. Аларны бәрхетләрдән алтын-көмеш нәфис җепләр, энҗе-мәрҗән, сәйләннәр белән чиккәннәр. Кызыл башлы сөлгеләре, милли киемнәре – һәммәсе дә халкыбыз хәзинәләре. «Әбием сандыгы» конкурсында  халкыбызның хәзер инде сандыкларда гына сакланаган мирасын ачып салырга кирәк иде.

Иң элек, кичә башланганчы, балалар яттан догалар сөйләде. Аннан бергәләшеп мөслимләр әбиләре рухына багышлап дога кылды.

Татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен таныштыру, аларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам йөзеннән оештырылган кичәдә үз осталыклары, әбиләр һәм дәү әниләре сандыгында булган хәзинә белән таныштыру өчен апалар берничә командага бүленгән иде. Һәр курстан икешәр команда: көндезге һәм кичке бүлекләр - һәркайсы бик тырышып әзерләнгән иде. Кичәне 3 курста укучы ханымнар башлап җибәрде. “Ислам җәүһәрләре” дип аталган команда шомлы елларда әбиләребез ничек итеп Коръән китабын саклап калуларын сәхнәләштерде. Ә аннан әбиләрнең сандыкларында сакланып калган әйберләр белән таныштырды. Әйтергә кирәк, сандыкны тутырыр өчен апалар үзләренең өйләрендә ядкарь итеп сакланган, әниләр һәм әбиләре истәлеге булган әйберләрне бергәләшеп җыйган. Беренче сандык бик бай иде. Бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, калфак, ак шәл, читек, түбәтәй, чиккән сөлге, тәсбих - һәрберсенең үз тарихы. Боларны күргәч, залда утырган апаларның күзләренә яшь килде. Чыннан да, алар бит күбесе әби белән үскән кешеләр. Әбиләре сөйләгән сүзләре, укыган догалары әле дә хәтерләрендә.

Ә менә беренче курсның көндезге бүлегендә укучы “Нур” командасы  кадерләп сакланган, моннан 122 ел элек бастырылган, 1897 нче елгы Коръән китабын күрсәтте. Аның тарихы Актаныш районына барып тоташа. Шулай итеп, күпме күңел җылысын саклаган, үз серләре булган бу әйберләр күпләрне изге хәтирәләргә чумарга мәҗбүр иткәндер. Кичә әкрен генә, күңелле итеп, икенче өлешенә күчте. Биредә беренче курска йөрүче апалар “Әлифба” бәйрәмен уздырды. Хәзер инде алар гәрәп алфавитын яттан белә.  

Әлбәттә, бу кичәдә яңгыраган догалар әбиләребез рухына барып ирешер дип ышанасы килә. Чөнки нәкъ менә алар авыр елларда дөрес юлдан язмаган, кача-кача намазын укып, уразасын тоткан, мирасын оныклары һәм киләчәк буын өчен саклап калган. Ә инде кичәне оештыручы Лилия абыстай Фазлыева билгеләп үткәнчә,  мондый чаралар мөслимәләрне берләштерә, таныштыра һәм халкыбызның җәүһәрләрен онытмаска өйрәтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана