Яр Чаллыдагы "Туфан" мәчете 25 еллыгын билгеләп үтте

21 гыйнвар 2019 ел 10:10
Яр Чаллыдагы "Туфан" мәчете 25 еллыгын билгеләп үтте

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 14 мәчет эшләп килә. Шулар арасында Яңа шәһәрнең 4нче комплексында урнашкан "Туфан" мәчете кичә үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чара Ибраһим хәзрәтнең Коръән укуы һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның дога кылуы белән башланып китте. Соңрак Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Рафик улы Галиуллин мәхәллә халкына котлауларын сүзләре җиткерде, мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинга шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Мәҗлесне дәвам итеп, Әлфәс хәзрәт бирегэ җыелган халыкка кыскача гына шәһәребездәге Ислам дине тарихын сөйләде, аннары "Туфан" мәчете тормышында актив катнашкан картларга ҮДО ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе бүләкләрен тапшырды. Шулай ук чара барышында Равил хәзрәт килгән кунакларны "Туфан" мәчете тарихы белән таныштырды, аеруча актив картларга Коръән китаплары бүләк итте. Мәҗлес ахырында шәһәребез казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев та мәхәллә кешеләрен "Туфан" мәчетенең 25 еллыгы белән котлады. Өйлә намазыннан соң кунаклар чәй өстәле артында җыелыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана