Чистай мөхтәсибәте җыелышы узды

21 гыйнвар 2019 ел 14:09
Чистай мөхтәсибәте җыелышы узды

Җөмәдәл-әүвәл аеның унбишенче көнендә Чистай мөхтәсибәтенең атналык утырышы узды. Әлеге чарада имамнар һәм мөхтәсибәтнең барлык структураларыннан вәкилләр катнашты.

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов барлык катнашучыларны кыскача “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” белән таныштырды, әлеге документ узган атнаны Болгарда узган пленумда кабул ителгән иде.

Алга таба Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин мөхтәсибне һәм имамнарны яшьләр җыелышында узган тренинг белән таныштырды һәм киләчәктә балалар йорты буенча планлаштырылган проект турында сөйләде.

Җыелышта шулай ук Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов булды, ул хезмәткәрләр белән бергәлектә “Камалия” мәдрәсәсе буенча фикер алышты.

Әлеге чарада мөхтәсибәтнең башка структура вәкилләре дә хисап белән чыгыш ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана