Нурлат районы Чулпан авылында зур мәҗлес узды

24 гыйнвар 2019 ел 17:30
Нурлат районы Чулпан авылында зур мәҗлес узды

Бүген Нурлат районы Чулпан авылында зур вәгазь мәҗлесе узды. Оештыручы - Нурлат мөхтәсибәте һәм "Сөләйманов" агрофирма җитәкчесе Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы. Хөрмәтле кунагыбыз - казый Равил хәзрәт Зөфәров. Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җыелган халыкка "Ислам дине асылы" вәгазе белән мөрәҗәгать итте. Равил хәзрәт Исламда дога кылу әһәмияте хакында хөтбә сөйләде. Мәҗлестә Әхтәм Исмәгыйл улына, авыл имамы Әсбәт хәзрәткә, авыл мәктәбе мөдиренә Әнвәр әфәндегә рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан хәзрәтләр Ислам дине турында бирелгән сорауларга җавап кайтардылар. Мәҗлес өйлә намазы белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана