Алабугада “Гыйлем мәҗлесе” бәйгесе узды

12 февраль 2019 ел 09:30
Алабугада “Гыйлем мәҗлесе” бәйгесе узды
Алабуга мөслимәләре янәдән бергә җыелды. Бу юлы аларны “Гыйлем мәҗлесе” берләштерде. Әлеге очрашу мәдәният сараеның мәрмәр залында узды.

Алабугада тәүге тапкыр район мөслимнәре арасында “Гыйлем мәҗлесе” исемле бәйге узды. Ак яулыклы әбиләр-абыстайлардан һәм мөлаем мөслимәләрдән торган 8 команда Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы һәм яшәешенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Һәр командада дүртәр кеше.

Мәҗлес Коръән сүзләре белән башланып китте. Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үз чыгышында: "Бу мәчетләребезгә йөрүче мөслимнәр-апаларның бер очрашуы, җыелышуы. Максаты – без монда гыйлемне яңартабыз, өстибез. Белгән гыйлемебезне күрсәтергә, бүлешергә дип җыйналдык. Апаларыбыз башка мөслимә кардәшләре белән таныша, күрешә. Без динебезне бергәләшеп алып барырга, күрсәтергә, оныкларга, балаларга тапшырырга тиеш. Бу очрашулар исә динебезне, милли гореф-гадәтләребезнене саклап калуга ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклап узды.

Катнашучыларга изге теләкләр юллаганнан соң, “Гыйлем мәҗлесе"нең төп өлеше башланды. Беренче булып командалар үзләре белән таныштырды. Искәртик, алар арасында Иске Юраш, Дөм-Дөм, Илмәт авыллары мәчетләреннән килгән әби-апалар һәм шәһәрнең 5 мәчетенә йөрүче мөслимәләрдән торучы командалар иде. Мәсәлән, Дөм-Дөм авылыннан килгән әби-апалар үз командаларын таныштыру вакытында авыл мәчете тарихы белән таныштырды. Тарихы чыннан да бик тирән. Авыл мәчетенең тарихы XIX гасырларга барып тоташа. Шомлы еллары аны да читләп үтми, авыл мәчете манарасы заманында ике тапкыр киселсә дә, әби-бабайлар авылның бер өенә җыелып намаз укый торган булганнар. Хәзерге мәчет бинасы 1994 елда төзелә. Бүгенге көндә мәчет эшләре гөрләп бара.
Бәйгенең төп өлеше, сорауларга җавап бирү, ике турда узды. Ул Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышына багышланган иде. Чыннан да бу сорауларга җавап биргәндә катнашучылардан сөекле пәйгамбәребезнең тормышын җентекләп өйрәнү таләп ителде.

Командалар ял иткән арада оештыручылар залда утыручы тамашачылар да соруларга җавап бирде.

Бәйгедә катнашучылар өчен тагын бер шарт куелган иде. Бу милли кием. Авылыбыздан килгән ап-ак яулыклы әбиләребез, шәһәребезгә йөрүче яшь мөслимәләребез исә үзләренең заманча матурлыклары белән күңелгә хуш булды. Бәйгенең бу өлешендә җиңүче дә, җиңелүчедә юк иде.

Икенче шарт буенча, мөслимләр үзләренең милли ризыклар әзерләүдә осталыкларын күрсәтте. Татар халкы үзенең милли ризыклары белән элек-электән дан казана. Безнең әбиләребез пешергән гөбәдия, чәк-чәк, бәлешләре генә ни тора. Безнең мөслимләрбездә бәйгегә нәк шушы ризыкларны үз куллары белән пешереп алып килгән иде. Әҗмәл мәчете командасыннан Асия ханым Якупова гөбәдия пешерү серләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә бу көнне бик күпләр игътибар итми калмагандыр. Бәйгенең бу өлешендә җиңелүчеләр булмады. Милли ризык бәйгесен хөкем итүче Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Габдрахманова һәм Алабуганың “Ак калфак” җирле бүлеге Эльмира Әхмәтҗанова командаларның һәрберсенә “биш”әр балл куйды.

“Гыйлем мәҗлесе” бәйгесе нәтиҗәләренә килгәндә, хөкемдарларга җиңел булмагандыр. Шулай итеп, 3 урынга сорауларга җаваплар биреп 20 балл туплаган “Җәмигъ” мәчетенең “Ислам нигезләре” командасы лаек булды. 2 урында Илмәт авылыннан килгән “Кардәшләр” төркеме. Ә инде 20,5 балл туплап Иске Юраш авылы мәчете мәхәлләсенең “Иман нуры”командасы беренче урынга лаек дип табылды. Бәйгедә катнашучыларга мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана