Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә ачык дәрес булды

22 февраль 2019 ел 16:19
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә ачык дәрес булды

21 февральдә "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә методик көннәр кысаларында ачык дәрес узды. Гарәп теле буенча дәресне таләпчән, яшь укытучы Алмаз хәзрәт Хөсәенов алып барды. Дәрес мәдрәсәнең 4 курс студентлары белән уздырылды. Ачык дәрескә килгән Диния нәзарәте, Россия ислам институты, башка мәдрәсә вәкилләре дәреснең югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап үттеләр. Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәнең директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев мәдрәсәнең соңгы курс шәкертләренә үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Соңрак  дәрескә килгән һәр җитәкче, укытучы эксперт буларак үз фикерен белдерде.

Кукмара мәдрәсәсенең өлкән, тәҗрибәле остазлары, җитәкчеләре Ришат хәзрәт Курамшин, Рифат хәзрәт Ибрагимов  укытучының аудитория белән тиешле дәрәҗәдә эшләвен, төрле уңай форма һәм методлар куллануын, әмма студентлар җавап биргәндә хата җибәрсәләр, укытучыга төзәтмә кертергә кирәклеген ассызыклап үттеләр. Рузилә ханым Мәҗитова дәрескә куелган төп таләпләрнең төгәл үтәлүен, структура саклануын билгеләп үтте.

Мамадыш мәдрәсәсе җитәкчесе Альберт (Габрахман хәзрәт) Хәбибуллин Алмаз хәзрәтнең карточкалар белән эшне уңышлы оештыруын, әмма мәдрәсәләрдә мөмкин кадәр күбрәк проектор, компьютерлар кулланырга кирәклегенә басым ясады.

“Ислам динен кабул итүгә 1000ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеге мөгаллиме Гөлнур ханым Йосыпова дәрескә тулы, профессиональ бәя бирде.  Бүлекнең башка укытучылары да Алмаз хәзрәт үткәргән дәреснең бары уңай якларын гына билгеләп үттеләр. 

Әлеге Балтачта үткән ачык дәрескә - методик көнгә йомгак ясап Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина Балтачта моңа кадәр мәчет каршындагы курслар гына эшләп килүен, ә 2018 елның 11 сентябрендә мәдрәсәнең бүлеге буларак хокук (лицензия) алуын ассызыклап үтте. Бу үз чиратында җаваплылык артуын һәм лицензион таләпләрнең үтәлергә тиешлеген билгеләп китте.

Барлык чыгыш ясаучылар түбәндәге мөһим фикерләрне коллегиаль кабул иттеләр:

Тел дәресләрендә төркемнең (кечкенә төркемнәргә) подгруппаларга бүленешен тәэмин итәргә, чөнки тел өйрәнү һәр укучыга шәхси якын килүне таләп итә.

Мөмкин кадәр күбрәк дәресләрдә, бигрәк тә ачык дәресләрдә,  информацион технологияләр куллануны тәэмин итәргә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана