Буа мәдрәсәсендә бәйге

26 февраль 2019 ел 09:34
Буа мәдрәсәсендә бәйге

24 февраль көнне Буа мәдрәсәсе кичке бүлек шәкертләре арасында һәр елны үткәрелеп килә торган “Ягез мөслимнәр” һәм “Ягез мөслимәләр” бәйгесе үтте. Бәйге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым үткәрелде, һәрберсе дүрт командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.  

Бәйгенең  төп максаты - шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөселманнарны берләштерү, мөмкинлекләрен киңәйтү иде. Бәйге җиде төрле номинация буенча үткәрелде: сәламләшү әдәбе, Коръәнне дөрес итеп тәҗвид белән уку, яттан бер сүрә сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, азан әйтү конкурсы, тормыштан бер гыйбрәтле хәлне вәгазьләү иде. Җиде турдан торган бәйге бик тиз һәм җанлы үтеп китте. Катнашучыларның һәммәсе дә бар яктан килгән, һәр команда үзенә күрә үзенчәлекле иде. Җюри әгъзаларына нәтиҗә чыгарырга вакыт биргән арада “Ягез мөслимәләр” бәйгесен алып баручы  Хәсәнова Радия ханым: “Биредә катнашучылар арасында җиңелүче юк, монда һәркем җиңүче! Чөнки Аллаһы Тәгаләгә якынрак булу,  дини белем алу нияте белән мәдрәсәгә килүче ул - җиңүче инде, безнең төп бурыч - телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап, киләчәк буынга җиткерү", - диде.

Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

Ир-атлар арасында:

1 урын “Ислам нуры” - 3 нче курс шәкертләре,  

2 урын “Тәүфиклылар” - 2 нче курс шәкертләре, 

3 урын “Кәүсәр” - 4 курс шәкертләре яулады. 

Хатын - кызлар арасында:

1 урын “Ислам нуры” - 3 нче курс шәкертләре,

2 урын “Мөслимәләр” - 4 нче курс шәкертләре,

3 урын  “Кәүсәр” - 1 курс шәкертләре алды.

Шушындый бәйрәмнәр озын гомерле, дәвамлы булсын иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана