Буа мөхтәсибәтендә Аксакаллар җыелышы узды

27 февраль 2019 ел 17:33
Буа мөхтәсибәтендә Аксакаллар җыелышы узды

27 февраль көнне Буа районы хакимиятендә ТР Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашында “Татар теле һәм милләт стратегиясе”  дип аталган пленар җыелышы булып узды.

Җыелышта Буа районы хакимият башлыгы Марат Азат улы Җаббаров, Аксакаллар шурасы рәисе  Айрат Сабир улы Әюпов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Утырышны Марат Азат улы ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны сәламләгәннән соң, безне борчыган мәсьәләләр уңышлы хәл ителсен дип, җыелган хәзрәтләргә теләкләрен җиткерде. Айрат хәзрәт  Аксакаллар шурасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Шулай ук районнарда үткәрелгән җыелышлар турында да сөйләде. Мәҗлес барышында казыяттән килгән хәзрәтләргә дә сүз бирелде. Алар районнарында күтәререлгән мәсьәләләргә тукталдылар.  Мәҗлес ахырында Айрат хәзрәт Буа районының Аксакаллар шурасы рәисе Кадим хәзрәт Мөбарәкшинга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рәхмәт хатын тапшырды. Илмир хәзрәт  Хәсәнов та үзенең чыгышында мәчетләрдә дин дәресләре белән бергә туган телебезне дә  үстерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау турында да сөйләде. Аннан  мөхтәрәм хәзрәтебез Марат Азат улы Җаббаровка район хакимияте бинасында үткәргән өчен олуг рәхмәтләрен белдерде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Фәрит улы Ханбиков, район сырхауханәсенең баш табибы Рөстәм Әбрар улы Сәмәрханов та пленар утырышына кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар. Аннан хәзрәтләр Буа мәдрәсәсенә кайтып, мәдрәсә тормышы белән кызыксындылар, музейдагы экспонатлар белән таныштылар. Шәкертләрнең дәресләрендә дә  булдылар. Бергәләшеп  өйлә намазын укыдылар. Намаздан соң кунаклар шәһәребезнең  зыярәтенә юл тоттылар. Хәзрәтләр  мәдрәсәдә укыткан  галимнәрнең  каберләрен карап, алар рухларына догалар кылдылар. Кунакларның әңгәмәләре мул табын артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана