"Госмания" мәктәбендә ачык дәрес узды

28 февраль 2019 ел 18:01
"Госмания" мәктәбендә ачык дәрес узды

28 февральдә “Госмания” мәктәбендә методик көннәр кысаларында ачык дәресләр узды.

Әхлак дәресен тәҗрибәле укытучы Нафеева Гөлнара Хәбибулловна алып барды. Дәрес мәктәпнең V сыйныф укучылары белән үткәрелде.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, дәреснең уңай якларын санап чыкканнан соң, милли-региональ компонентка өстенлек бирү кирәклеген, әхлак дәресләрендә татар дин галимнәренең хезмәтләреннән өзекләр китерү мөһимлеген дә ассызыклап китте.

Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина дәрес структурасының төгәллеген, хикмәтле Локман турындагы риваятьнең урынлы сөйләнүен, эчтәлекле фильм буенча фикер алышу мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук укучыларның төркемнәргә бүленеп иҗади эш башкаруның да уңышлы булуын, укучыларның командада дус-тату эшләргә өйрәнүен ассызыклады. Сүзен йомгаклап укучыларга өй эше бирергә һәм аның үтәлешен тикшерергә кирәклеген дә әйтеп китте.

Гарәп теле буенча дәресне педагогика университетын тәмамлаган яшь укытучы Нәҗмиева Наилә Рәис кызы алып барды (аның педагогик стажы 5 ел тәшкил итә). Дәрес мәктәпнең IX сыйныф укучылары белән уздырылды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: мәктәп компоненты буларак уку планына гарәп теле дәресләре дә кертелгән һәм аны укучылар бик теләп үзләштерәләр.

Айдар хәзрәт Карибуллин һәм Нәзирә ханым Гыйззәтуллина дәреснең уңай якларын: дәрестә презентация күрсәтелүен, карточкалар белән эш оештырылуын, гомумән яшь укытучының укучылар белән уртак тел табуын билгеләп үттеләр. 

Барлык чыгыш ясаучылар түбәндәге мөһим фикерләрне коллегиаль кабул иттеләр:

дәресләр үткәргәндә милли-региональ компонентка өстенлек бирү; өй эше бирү һәм аның үтәлешен тикшерү, дәрес ахырында укучыларның белемнәрен бәяләү кирәк. 

Үз чиратында  “Госмания” мәктәбенең җитәкчесе Фатыйхов Илсур Мулланур улы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Исакова Лилия Рәис кызы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Алия Илдар кызы ачык дәресләрнең мәктәптә еш узуын әйтеп киттеләр. Методик көннәр уздыру мөһимлеген ассызыкладылар, мәктәп-мәдрәсә укытучылары өчен төрле тренинглар, семинарлар үткәрергә кирәклеген дә билгеләп киттеләр.

Искәрмә: Мәктәп Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында Муса Бигиев урамы 38нче йортта урнашкан. “Госмания”гә 1995 елда нигез салынган. Мәктәп җитәкчесе  - Фатыйхов Илсур Мулланур улы. “Госмания” мәктәбе Федераль дәүләт уку-укыту стандартларына нигезләнеп эшли. Мәктәптә башлангыч гомуми белем, төп гомуми белем һәм урта гомуми белем юнәлешләре буенча белем һәм тәрбия бирү алып барыла. Тагын шунысы мөһим: укучылар мәктәп янәшәсендәге “Нур ислам” мәчетендә дини тәрбия һәм дини белем алып үсә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана