Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә ачык дәрес узды

01 март 2019 ел 14:22
Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә ачык дәрес узды

1 мартта Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә  (методик көннәр кысаларында) ачык дәрес узды.

Әдәп-әхлак дәресен тәҗрибәле укытучы, җитәкче Вәлиев Илфат Фоат улы алып барды. Дәрес үзәктә 2нче ел дини белем һәм тәрбия алучылар белән үткәрелде, традицион рәвештә дога һәм кыска нәсыйхәт белән башланды.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, дәреснең уңай якларын санап чыкканнан соң, биредә белем һәм тәрбия алучыларның урта һөнәри уку йортларында (мәдрәсәдә) белем алучы студентлар кебек тирән фикер йөртүен, белем дәрәҗәләренең югары булуын билгеләп китте.

Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина дәреснең логик яктан эзлекле булуын ассызыклады һәм бары уңай якларын гына атап үтте.

Дәрес темасы – “Кыюлык, куркаклык, оялчанлык”.  Илфат Фоат улы дәрес башында укучылардан әлеге төшенчәләргә үзләре аңлатма бирүләрен үтенде, төрле тормыш ситуацияләрен китереп алардан чыгу юлларын таптырды.

Соңрак әлеге төшенчәләр хәдисләр һәм аятьләр белән ныгытылды, билгеле инде, онытылмас өчен дәфтәрләргә язылды.

Әлеге төшенчәләрне аңлатканда аудиториядәге дин галимнәренең портретлары да читтә калмады, үзәк исемен йөрткән Әхмәтһади хәзрәт Максудиның да эшчәнлеге өстәмә мәгълүмат буларак җиткерелде.

Шулай ук “кыюлык” төшенчәсен аңлатканда Илфат хәзрәт патриотик тәрбия бирү алымнарын да кулланды. Егетләрнең Ватан алдында бурычларын үтәргә тиешлегенә басым ясады, дин тотучы егетләрнең хезмәт иткәндә намаз укырга, ураза тотарга мөмкинек табуларына тормыштан ачык мисаллар китерде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: биредәге контингент – өстәмә белем алучы балалар, яшьләр. Алар параллель рәвештә Казан шәһәренең төрле урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алалар. Әлеге үзәк тәрбия алучыларның монда яшәвен һәм туклануын да тәэмин итә. Бүгенге көндә үзәктә 40 бала, яшүсмер дини белем һәм тәрбия ала.

Искәрмә: Оешманың тулы исеме – Коммерцияле булмаган автоном “Әхмәтһади Максуди” исемендәге мәгърифәт үзәге”. Үзәк Казан шәһәренең Киров районында Краснококшай урамы 156нчы йортта урнашкан. Үзәктә дәрес биргән Вәлиев Илфат Фоат улы биредә уку-укыту, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Ул 2006-2011 елларда Мәскәү ислам университетында белем алган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана