Әгерҗедә мөселманнар арасында футбол турниры узды

04 март 2019 ел 11:06
Әгерҗедә мөселманнар арасында футбол турниры узды

Шушы көннәрдә Татарстанның Әгерҗе районы мөхтәсибәтендә мөселманнар арасында мини-футбол буенча турнир уздырылды. Анда республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Удмуртиядән барлыгы 12 команда көч сынашты. Уеннар “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында икенче тапкыр оештырылды.

Спортчыларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләде. "Бу безне берләштерә, якынайта, дуслаштыра торган бәйрәм", –  диде Габделкәрим хәзрәт. Ришат Тимерович исә футболчыларга матур уен теләде.

Гомуми нәтиҗәләр буенча турнирда Әгерҗе командасы җиңү яулады. Икенче урында - Түбән Кама футболчылары. Сарапул командасы - өченче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана