Түбән Кама үзәк мәчетендә "түгәрәк өстәл" узды

05 март 2019 ел 13:09
Түбән Кама үзәк мәчетендә "түгәрәк өстәл" узды

Түбән Каманың үзәк мәчетендә  50гә якын дин тотучы  түгәрәк өстәл янында сөйләшүгә җыелды. Бу юлы алар кеше тормышында тигезлекне ничек сакларга һәм яшәештәге иң мөһим мәсьәләләрне ничек билгеләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. 

"Мөселман җәмгыятенең гомуми дәрәҗәсе артты, дин кушканча  яшәргә омтылучыларга  яңа белемнәр кирәк, - дип яза мәчетнең матбугат хезмәте. - Намаз уку һәм  ураза тоту нечкәлекләрен күпләр белә һәм алар турында  дөрес итеп  аңлата да ала. Әмма тормыш төрле сораулар куя. Әйтик, эшкә комачаулык тудырса, өстәмә  ураза тотарга кирәкме? Намаз вакытында кемнеңдер хәле начараеп китсә, нишләргә? Буш вакытыңны догалар укуга багышларгамы яки ата-анаңа ярдәм итүгәме?

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен файдалы чара булып торды. Ике сәгать барган  сөйләшүдә түбәнкамалылар  Булат хәзрәт, Фәнил хәзрәт һәм Рәйхан хәзрәт белән әлеге тема буенча аралашып, үз сорауларына җаваплар алдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана