Гаделша авылында дини чаралар

11 март 2019 ел 14:37
Гаделша авылында дини чаралар

9 март көнне Чистай районы Гаделша авылында көн дәвамында төрле чаралар узды. “Сөләйман” мәчетендә өйлә намазыннан соң  мәчетне төзүдә һәм аның эшчәнлеген тәэмин итүдә актив катнашкан, төрле елларда мәчеттә укыткан, укыган һәм мәчет эшчәнлегенә битараф булмаган авылдашлар очрашуы булып узды. Күз ачкысыз буранга да карамастан, мәчеткә килүчеләр шактый иде. Авылның мөхтәрәм аксакаллары М.З.Хисматуллин, Д.М.Рахматуллиннар авыл тарихы турында сөйләделәр, дин тыелган чорларда да мәчет эшчәнлеген оештырып алып барган фидакарь авылдашлары Хамидуллин Шәйдулла абзыйны, әтиле-уллы Әнвәр һәм Әхәт Сәхиевларны зур хөрмәт белән искә алдылар. Дин иреге торгызылгач, шушы мәчетне салуда башлап йөргән Сөнгатуллин Сөләйман абыйны, ул чорда хуҗалыкны җитәкләгән, мәчет салуга зур өлеш керткән Ш.З.Шайдуллинны, мәчетнең аен ясатучы эшмәкәр С.Ю.Сафинны, төзүче-оста Р.Р.Хаматгалимовны, Вәлиев Рәфкать җитәкләгән төзүчеләр бригадасы кешеләрен зур ихтирам белән искә алдылар авылдашлар. 

Китапханә мөдире Рәзилә Сәгыйтдинова мәчет тарихын туплау буенча эш башлаган, ул авылдашларына истәлекләр, фотографияләр туплау буенча мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Очрашуга килүчеләр арасында мәчеттә иң беренче укып чыккан шәкертләр арасыннан Сабитова Гөлсинә апа һәм балалар арасында иң беренчеләрдән булып дини гыйлем алган Айсылу Халиуллиналар да бар иде. Авлдашлар мәчет ачылу тантанасындагы фотолар тупланган альбомны карап, хәтирәләр белән уртаклаштылар, төрле елларда мәчеттә укыган укучы балаларның исемлеген тулыландырырга ярдәм иттеләр.

Очрашу бик җылы атмосферада барса да, авылдашлар озак тоткарланмадылар, чөнки кичен Мәдәният йортында оештырыла торган чарага әзерләнергә кирәк иде.  

Чараның икенче өлеше Гаделша мәдәният йортында 18.00 да башланып китте. Фойеда Чистай мөселман яшьләре берләшмәсе тарафыннан яулык бәйләү буенча мастер-класс, хна белән бизәк төшерү(мехенди) оештырылды. Ислам товарлары, шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Лилия Тимергалеева (Сәләхетдинова) китапларын сату һ.б. оештырылган иде.

19.00 сәгатьтә “Кем ул хатын-кыз?” дигән әдәби-тематик кичә башланды. Шушы сорауга җавап эзләп, мәдәният йорты директоры Гүзәлия Мусина авылдашларына да, килгән кунакларга да мөрәҗәгать итте.

Кичәне Гаделша мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Кәлимуллин ачып җибәрде. Гүзәл затларыбызга бәйрәм котлавы белән Аксакаллар Шурасы рәисе Фәрит Музипович Галимов, Гаделша авылы ветераннар советы рәисе Дамир Мирзаевич Рахматуллин, җирле үзидарә рәисе Илшат Әнвәрович Нуретдиновлар чыгыш ясадылар. 

Кичәне авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ФГУ "Татмелиоводхоз" идарәсе директоры Хисматуллин Марс Мансур улы дәвам итте. Марс Мансурович туган авылының, авылдашларының  тормышын яхшыртырга тырышып, төрледән-төрле проблемаларын чишәргә булышып кына калмый, мәчет эшчәнленә, анда укулар оештыруга да даими ярдәм итеп килә.

Шуннан соң сәхнә түренә бүләкләү өчен 2018-2019 уку елында Гаделша мәчетендә белем алган укучылар чакырылды. Гаделша мәчетендә балаларны укыту 12 елдан бирле даими рәвештә алып барыла. Шушы еллар эчендә 109 укучы белем алган, ничә буын балалар динебез турында ишетеп, Ислам нигезләре турында башлангыч белем алып, Коръән укырга өйрәнеп чыгып китәләр авылдан мәктәпне бетергәч. Бу уку елында мәчеттә укулар балалар өчен 3 группага бүленеп алып барыла, барысы 29 укучы дәресләргә йөри, дин нигезләрен өйрәнә, Коръән укыйлар, район һәм республика күләмендә уздырылган ярышларда катнашалар. Егетләр белән яшь белгеч Инсаф Кәлимуллин шөгыльләнә. Инсаф бик гыйлемле һәм таләпчән укытучы, анын дәресендә егетләрнен кымшанмыйча да белем алуларына сокланмыйча мөмкин түгел. Дәвамлы, дөрес, файдалы гыйлемнәр булсын иде инде.

 Кичә Гаделша урта мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән номерлар белән дәвам итте. Сабитов Рәзил һәм Гатина Язиләнең сөйләгән шигырьләре, мәчеттә даими уздырылучы иншалар көнкурсында җиңгән Хисматуллина Әлфинә белән Хайруллина Алинә чыгышы, “Әй, егетләр” исемле гармунчылар ансамбле чыгышы тамашачыларның йөрәгенә үтеп кергәндер. Бигрәк тә укучылар тарафыннан әзерләнгән “Игелек” исемле сәхнәләштерелгән күренеш беркемне дә тетрәндерми калмагандыр. Бу күренешне бик оригиналь формада әзерләүдә зур өлеш керткән Галимовлар гаиләсенә, Гаделша урта мәктәбенең математика-информатика укытучысы А.А.Фатхутдиновага һәм үзләренең өлешләрен керткән башка кешеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә.

Сәхнә түренә шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе, хаҗия, “Ярдәм” дәвалау, укыту, тернәкләндерү үзәгенең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Тимергалеева (Сәләхетдинова) күтәрелү бу дөньяда үз урынын таба алмыйча, зарланудан башы чыкмаган сау-сәламәт кешеләргә гыйбрәт, ничек изгелек, игелек кылып яшәргә, диючеләргә үрнәк булгандыр. Бернигә дә карамыйча, авыруларга баш бирмичә актив тормыш алып баручы, эшчәнлеге Россия кысаларына гына да сыймый торган проектлар авторы, реабилитация группаларының кураторы булган Лилия ханымдагы энергиягә, оптимизмга, кыюлыкка, тәвәкәллеккә соклануыны аңлата торган сүзләр табу бик авыр. Моның өчен аның үзе кебек шагыйрь булырга кирәктер. Сәхнәдә Лилия ханымның сүзләренә авылның иң моңлы җырчысы Фәрит Саттаров үзе көен язган җырын башкару ямь өстенә ямь булды, әлбәттә.

Мәркәзебездән килгән тагын бер дәрәҗәле кунак  - халкыбызның яраткан дин әһеле, Казан шәһәре “Иске таш” мәчетенең имам-хатыйбы  Рамил хәзрәт Юнысов Гаделша сәхнәсендә яңа кеше түгел. Моннан җиде ел элек “Исән булсак, тагын күрешербез әле”, дип тәмамлаган чыгышын Гаделша халкы исеннән чыгармаган булып чыкты. Рамил хәзрәтне күрергә дип авыл халкы гына җыелмаган иде мәдәният йортына, кунакларның күплегенә игътибар итмәү мөмкин түгел иде. Гаделша халкын якын итеп кайтучылар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Ахметов чыгышы да бәйрәмнең бизәге булды. Бәйрәмнең музыкаль бизәлешен тәэмин иткән Фәнис Хисматуллин, Илдар Фәтхетдинов, Азалия Хисматуллина, Илнар Мусин, Бәхтияр һәм Дамир Рахматуллиннар чыгышы гаделшалыларның эшли дә, ял итә дә белүче халык икәнен тагын бер кат раслады.
Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана