"Госман" мәчетендә дини чара узды

15 март 2019 ел 15:33
"Госман" мәчетендә дини чара узды

14 март көнне Буа районы “Госман” мәчетендә “Яүлык күнел көзгесе” дигән матур мәгънәле зур чара булып узды. Чараны оештыручы Буа мөслимәләр рәисе Гөлирә абыйстай Шәйдуллина һәм Вәлиуллина Лилия ханым ярдәмендә уздырылды. Чараны мәчет мөгаллимәсе Равия абыстай көръәни кәрим аятләре белән башлап җибәрде. Сүзне Гөлирә абыстай үзенең нәсыйхәтен яулык белән йөрүнең зур әһәмиятен аңлатты, шуңа без бу чараны да үткәрергә булдык  диде Гөлирә абыстай. Чарада  “Сандыктагы хәзинә” өзеген әби белән оныкчык башкарды, районнан килгән өлкән абыстайлар  мул табын артында үзләренең яүлык турында шигырләрен, мөнәҗәтләрен, тормышта булган вакыйгаларны халыкка сөйләделәр. Ләйсән ханым Хәсәнова яулык бәйләү буенча мастер класс күрсәтте.  Госман мәчете хисапчысы Фәнис Мөнир улы үзенең “Диде муса” дигән мәнәҗәтен әйтте,  Иске Суыксу авылы өлкән шагыйрәсе Динә Камалетдиновага мәхәллә исеменнән чәчәк бүләк итте. Мәҗелес ахырында Гөлирә абыстай килүчеләргә, мул табынны әзерләгән Ясирә ханым Нуруллинага һәм мәчеттәге  коллективка үзенең һәм Буа мөхтәсибәте исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана