Сабада «Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз» дип исемләнгән конференция узды

19 март 2019 ел 17:51
Сабада «Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз» дип исемләнгән конференция узды

Кичә, Рәҗәб аеның 11нче көнендә, Саба Җәмигъ мәчетендә «Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз» дип исемләнгән конференция үткәрелде. Чара Саба мөхтәсибәте, район хатын кызлар берлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге тарафыннан  оештырылды. Конференция эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашты.

Очрашуда соңгы елларда республикада аерылышучылар, өйләнмәгән ир-егетләрнең һәм кияүгә чыкмаган кызларның саны артып китү, шулай ук гаилә кризисы, талак, демография белән бәйле актуаль проблемалар һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлегенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе уңай дип табылды.

Киләчәктә Саба районында, югарыда санап үтелгән социаль проблемаларны хәл итү максатыннан, Гаилә үзәкләре һәм Яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла. Рәис Миңнеханов абыстайларга мөрәҗәгать итеп, дини гыйлемне район гаиләләре арасында тарату кирәклегенә басым ясады.

Моннан тыш, кичә Кукмара мөхтәсибәтендә дә хатын-кызлар җыены узды. Анда эшмәкәр мөслимәләр катнашты. Район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев аларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде. Бу чараның мөхтәрәм кунагы булган Наилә ханым Җиһаншина сүзләренә караганда, эшмәкәрлек юнәлешендә Кукмара республика күләмендә  үрнәк – остабикәләр үзәге булып тора. Район мөслимәләре арасында кул эшләре белән шөгыльләнү, аерым алганда, кием-салым тегү, шәл бәйләү, чигү, бирнәгә әйберләр әзерләү, шулай ук итек басу киң таралган. Мөхтәсибәттә бу юнәлештәге мастер-класслар һәрдаим оештырыла. Ханымнар тәҗрибәләре белән башка район мөслимәләре белән дә уртаклашырга әзер. Киләчәктә бу төр мастер-классларны Татарстан башкаласында да уздыру ниятләнә, дип билгеләп үтте Наилә ханым.

Фотолар "Саба таңнары" газетасы сайтыннан алынды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана