Актанышта мөслимәләр корылтае узды

21 март 2019 ел 13:14
Актанышта мөслимәләр корылтае узды

Кичә Актанышның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле бинасында Татарстан мөслимәләр берлеге корылтае уздырылды. Коръән аятьләре уку белән башланып киткән чарада район хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, җирлекләрдәге мөслимәләр берлеге вәкилләре катнашты. 

Наилә Җиһаншина Актаныш районы мөслимәләрен, абыстайларын сәламләп, балаларга дөрес тәрбия һәм белем бирүдә, аларны әхлакка өйрәтүдә, гореф-гадәтләрне саклауда хатын-кызларның роле турында сөйләде. Очрашуда сүз киләчәктә районда Гаилә кору һәм Гаиләне саклау үзәкләре булдыру турында да барды. Корылтай ахырында Наилә ханым Актаныш районында дин гыйлемен үстерүгә зур өлеш керткән мөгаллимәләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Шул ук көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Актаныш районы белем бирү оешмалары директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында районкүләм семинар үтте. “Әдәп-әхлак кагыйдәләре аша – тәрбиягә юл” дип исемләнгән әлеге чара кысаларында оештырылган әхлак дәресен Наилә Җиһаншина, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Актаныш мөслимәләре берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова карады. Ачык дәресне ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличныгы, ветераннар советы рәисе Тәхия Усманова тәкъдим итте. “Исерткеч – һәртөрле бозыклыкларның анасы” дигән темага багышланган дәрес тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Тәхия Әхтәм кызы Яңа Әлем мәктәбендә әхлак дәресләрен бик теләп алып бара. Әхлак дәресләрен укыткан өчен хезмәт хакы да түләнми аңа – балалар әхлаклы, иманлы булсын өчен, йөрәге кушканга алынган ул бу хезмәткә. Тәхия Әхтәм кызының эшчәнлеге Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина тарафыннан да югары бәя алды. 

Семинар барышында педагоглар һәм кунаклар мәктәпнең “Туган як” музее, “Серле дөнья” курчак театры эшчәнлеге белән танышты. Алар игътибарына Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясеннән театраль күренеш тә тәкъдим ителде. 

Язма "Актаныш таңнары” газетасы материаллары буенча әзерләнде.

Фото www.aktanysh-rt.ru сайтыннан алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана