Югары Ослан районында "Ислам диненең гаиләгә карашы" дигән кичә уздырылды

22 март 2019 ел 16:54
Югары Ослан районында "Ислам диненең  гаиләгә карашы" дигән кичә уздырылды

Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте район үзәк мәчетендә "Ислам диненең гаиләгә карашы" дигән темага кичә үткәрде. Әлеге чараларда Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Югары Ослан районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльмира Яруллина, район имамнары, мәчетләр каршындагы укучылар, инвалидлар һәм картлар йортыннан олы яшьтәге инвалидлар, кунаклар катнаштылар. Кичә Корьән аятьләрен уку һәм район мөхтәсибе Гали хәзрәтнең сәләмләве бәлән башланып китте. Эльмира ханым үзенең чыгышында кыскача гына районда 2018 елда теркәлгән никахлар , аерылучы гаиләләр саны, бу саннарны республикадагы күрсәткечләре  белән чагыштырды. Рөстәм хәзрәт яшь гаиләләрдә булган проблемалар, аларны чишү юлларын азсызыклап үтте, ничек гаиләдә тату яшәргә, ата-аналарына ничек күркәм балалар үстерергә, ир хатынына ничек гаилә тормышында үзләренең вазыйфаларын билгеләү юлларын ачыклады. Кичәдә катнашучыларга бүләккә Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең "Хозур" нәшрияты бастырган "Тәрбияле хатын" китабы һәи "Мөселманнар" газетасы таратылды. Чаралар  җәмәгать намазы  һәм  кичке аш белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана