Килдураз авылында Коръән бәйгесе узды

25 март 2019 ел 12:48
Килдураз авылында Коръән бәйгесе узды

24 март көнне Килдураз авылы мәчетендә мәчеткә йөрүче балалар арасында, 1 сыйныфтан 9 сыйныфка хәтле Коръән бәйгесе булып узды. Мәчет имамы Кадим  хәзрәт Мөбарәкшин, Буа районында яңа төзелеп килүче 8 нче мәчет имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин балаларга дини сораулар биреп, дөрес җаваплар алдылар. Бәйге тәмамлангач жюри үзенең нәтиҗәләрен халыкка игълан итте һәм Килдураз авылы урта мәктәбе укучысы Яруллин Алмаз җиңү яүлады. Бөтен катнашкан шәкертләргә хәзрәт бүләкләрен тапшырды.

Шамил хәзрәт җыелган халыкка аятьләр китереп, халыкка гыйлем турында вәгазен сөйләде. Авыл мәчетенә дин сабагына йөрүче балаларның әти-әниләре, озтазлары авыл имамы Кадим хәзрәт Мөбарәкшинга чиксез рәхмәтләрен җиткереп, хәзрәткә бүләк тапшырдылар. Кадим хәзрәт килгән мул табын артында җәмәгатькә олы рәхмәтләрен җиткерде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана