Яр Чаллыда "Сөекле Пәйгамбәребез" викторинасы узды

25 март 2019 ел 16:29
Яр Чаллыда "Сөекле Пәйгамбәребез" викторинасы узды

Яр Чаллы мөхтәсибәте, "Хәзинә" мөселман балалар клубы һәм 2нче татар гимназиясе белән берлектә, урта сыйныф укучылары арасында "Сөекле Пәйгамбәребез" викторинасын уздырды. Әлеге интеллектуаль бәйгенең төп максаты - халкыбызга Расүлебез Мөхәммәд ﷺ шәхесен, тормышын, әйткән сүзләрен таныту һәм шуның аша Аллаһның иң кадерле кешесенә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү. Викторинада катнашучылар ислам нигезләре һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ тормышы буенча сорауларга җавап бирделәр, хәдисләр буенча тест яздылар.

Бүген "Кәүсәр" мәчетендә бүләкләү чарасы булды. Имам-хатыйб ярдәмчесе Яхъя Хөсәенов укучыларга эчтәлекле вәгазь сөйләде, мөхтәсибәт исеменнән аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан балалар мәчет каршындагы кафеда тәмле ризыклар белән сыйланды, сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланган күңелле өстәл уенында тагын бер кат белемнәрен сынады.

Бүгенге чарага һава шартлары аркасында килә алмаган катнашучыларга бүләкләре каникулдан соң биреләчәк.

Викторинада 2нче гимназия укучылары баллар буенча түбәндәге урыннар алдылар:

1нче урында:

Камилә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Һаҗәр ӘХМӘТШИНА

Ләйсән ХӘЙРУЛЛИНА

2нче урында:

Чулпан Мингазова

Әминә ШАКИРОВА

Мәрьям РИЗАТДИНОВА

3нче урында:

Розалина ИСЛАМОВА

Ландыш ГАЛИЕВА

Артур ЗАРИПОВ

Укучыларны тагын бер кат ихластан тәбрик итәбез!

2нче гимназиядә чараларны оештыруда даими ярдәм итүче "Кәүсәр" мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәткә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана