Яр Чаллыда “HALAL FEST - 2019” фестивале узды

26 март 2019 ел 09:46
Яр Чаллыда “HALAL FEST -  2019” фестивале узды

Яр Чаллы шәһәрендә 24 нче апрельдә эшмәкәр мөслимәләр фестивале “HALAL FEST - ХАЛЯЛЬ –ФЕСТ 2019” узды. Фестивальдә мәркәзебез Казан сылулары, күршеләребез булып яшәүче Әлмәт, Минзәлә, Менделеевск, Чирмешән, Тукай районы мөслимәләре катнашты.

Бәйрәмебезгә Россия һәм Татарстан мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә ханым Зиганшинаның килүе якты нур өстәде. Наилә ханым шәһәребез һәм кунак булып килгән мөслимәләребезне котлап, мөслимә хатын-кызларыбыз өчен башкарыла торган проектлар белән таныштырды. Аларга актив эшчәнлеге өчен рәхмәтләрен белдерде. Халыкара ислам бизнесы турында мәгълүмат бирде. “Ә без сезгә эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру буенча эш алып барырбыз ,” – диде ул сүзен йомгаклап.

Татарстан Республикасы мослимәләр җәмгыятенең Яр Чаллыдагы филиалы “Хәят " мөслимәләр оешмасы рәисе Рима ханым Исхакый шәһәребездә мөслимәләр өчен башкарыла торган проектлар турында сөйләде. “Эшмәкәр мөслимәләргә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын,” – дип үз теләкләрен җиткерде.

Бүгенге чарада катнашу теләге белән шәһәребезнең бик күп актив мөслимәләре мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, бу сөенечле хәл. Димәк, арабызда уңган, булдыклы бизнес - ледилар бихисап. Иң беренче мөселман бизнес –лединың Хәдичә анабыз булганы да билгеләп үтелде. Ул безгә үрнәк буларак үзенең хезмәтен күрсәтеп калдыручы. Безнең бүгенге кызларыбыз да нәкъ менә аның эзләреннән барырга теләп үз эшләре белән шөгыльләнәләр.

Фестивальдә 22 бизнес – леди үз эшчәнлеге белән таныштырды. Алар видеосюжет әзерләгәннәр иде. Видеосюжетлар белән инстаграмм (@halalfest_nch) челтәрендә танышырга була. Алар арасында шәһәребездә «Мәрхәмәтле ярдәм» исемле гаилә кору үзәге дә, "Сәйлән" һәм “Хәзинә” мөселман балалары клублары да бар иде. .

Шәһәребездә генә түгел, ә республика күләмендә танылып өлгергән "Хәзинә" мөселман балалар клубы эшчәнлеге аерым

хөрмәткә лаек. Җитәкчесе Ләйсән ханым Әхмәтшина балалар клубы һәм аның каршында эшләп килүче “Асыл зат” төркеме турында бик җылы сүзләр белән искә алды.

Казан шәһәреннән килгән спикер Рәсәй җитәкчелеге каршындагы финанс университеты, Малайзиядә Ислам экономикасы һәм финанслары буенча Халыкара белем үзәгендә укыган, Мәскәү биржасында һәм халыкара бәяләү компанияләрендә эш тәҗрибәсе булган Камила Хайретдинова үзенең иң яхшы фикерләре белән уртаклашты. Маркетолог, бизнес-консультант, «Камали» брендына нигез салучы Алина Минибаева тренингын зал көтеп алды.

Һәрбер урынга бүләкләр куелган һәм аларга номер язылган иде. Фестиваль ахырында әлеге номерлар буенча бүләкләр таратылды.

Әлеге чара һәркемне шатландырды. Мөслимәләребез әлеге чараның еш уздырылуын теләп калдылар.

Әлеге чараны уздыруда ярдәм күрсәтүче Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, «Асия» мөселман киемнәре кибете җитәкчесе Гөлнара Бадретдинова, «Мәрхәмәтле ярдәм» гаилә төзү үзәге җитәкчесе Мансур Шиһапов, 27 нче мәхәлләдә урнашкан «Хәләл-үзәк» җитәкчесе Илдар Зияров, «Челны-мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Хафизов Фәндус Музаепович, "Отис+ "мебель фабрикасы, тантана һәм мәҗлес залларын бизәүче декоратор Валентина Беликка һәм башка рухи яктан ярдәм итүчеләргә ихлас күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез.

Әлеге фестивальне оештыруда башлап йөрүче, бизнес-ледилар өчен янып-борчылып йөрүче “ASIYA - Асия” кибете башлыгы Гөлнара Бадретдиновага Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Ярдәмегез өчен Аллаhы Тәгалэ сезгә мәрхәмәтен һәм бәрәкәтен насыйп итсен!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана