Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

29 март 2019 ел 14:58
Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

28 март көнне Буа мәдрәсәсендә шәһәр һәм авыл мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның җыелышы булып узды. Бу мөһим чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм мөхтәсибәттә эшләүче ярдәмчеләре катнашында узды. Җыелыш март аеның видеожурналын карау белән башланып китте.

Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга кайбер мөһим булган мәсьәләләрне аңлатып үтте, яз айларында мәчет тирәләрен чистарту, агарту эшләренә күбрәк игътибар бирергә өндәде. Аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт Мөбарәкшин 31 март көнне Госман мәчетендә балалар өчен намаз уку бәйгесе үтәчәген, авыллардан да балаларны алып киләчәкләрен әйтте.

Фәһим хәзрәт Сөләйманов зиратларның торышы һәм аны тәртипкә китерергә кирәклек турында сөйләде.

Хәзрәтләргә апрель аена намаз вакытлары таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана