Чаллыда балалар арасында намаз уку бәйгесе үтте

29 апрель 2019 ел 14:09
Чаллыда балалар арасында намаз уку бәйгесе үтте
"Намазның ачкычы тәһарәт. Ә җәннәт ачкычы намаз" ,- диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вә ссәләм) үзенең бер хәдисендә. Икенче бер риваятьтә исә балаларны 7 яшьтән намазга өйрәтергә кушылган. Шушы хәдисләрне истә тотып, 28 апрель көнне Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8:00, ә бәйге 9:00 сәгатьтә башланды. Ул 3 номинациядә: мәктәпкәчә һәм 1-2 сыйныф укучылары, 3-4 һәм 5-6 сыйныф укучылары арасында барды. Намаз кагыйдәләре буенча белемнәрен кызлар һәм малайлар аерым залларда күрсәттеләр. Бәйгедә якынча 30 бала катнашты. Чара азагында беренче урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Шулай ук барлык килгән балаларга да мөхтәсибәт тарафыннан шоколадлар таратылды. Бәйге күңелле һәм кызыклы рәвештә үтте.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана