Кукмара мәдрәсәсендә – 20 нче чыгарылыш

07 май 2019 ел 14:11
Кукмара мәдрәсәсендә – 20 нче чыгарылыш

Рамазан ае алдыннан Кукмара мәдрәсәсендә 20 нче чыгарылышка багышланган тантаналы чара булып узды. Шушы уку елында мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 28 кеше тәмамлады: 19 ир-егет һәм 9 хатын-кыз. Аларга һөнәри дини белем алуны раслый торган дипломнар тапшырылды (Аттестацион комиссиясенең карары нигезендә ирләргә «имам-хатыйб», хатын-кызхларга – «ислам дине нигезләре мөгаллимәсе» квалификациясе бирелде).

Шунысы игътибарга лаек: чыгарылыш шәкертләре арасында дин өлкәсендә инде хезмәт итүчеләр байтак (әйтик, берничә кеше Кукмара һәм Саба районында имам булып эшли, шулай ук имам ярдәмчесе, мөәзин һәм абыстай вазыйфаларын башкаручылар да бар).

«Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү» юнәлеше кысаларында мәдрәсәнең башлангыч бүлеген быел 55 кеше тәмамлады, шуларның 38 -е олылар, 17 -се – мәктәп яшендәге яшүсмер балалар.

Бәйрәм табыны артында узган тантананың икенче өлеше гадәти чәй эчү белән генә чикләнмәде: шәкертләр өчен мавыктыргыч эчтәлекле, кызыклы программа да әзерләнде. Төрле конкурсларда катнашудан тыш, алар уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен җиткерделәр, бик матур теләкләрен белдерделәр. Мөгаллимнәр исә соңгы нәсыйхәтләрен әйтеп, дини гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерделәр: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә ирештерә, ә иң мөһиме – кешегә бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана